2016 нчы елның июнендә Горький тимер юлының Казан төбәгендә 945 мең кешегә хезмәт күрсәтелгән, бу 2015 нче елның июненән 4,1% артыграк. Ерак араларга йөрүче поездларда 189,6 мең пассажирга (2015 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда +3,2%), ә шәһәр яны поездларында 755,4 мең пассажирга (2015 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда +4,4%) хезмәт күрсәтелгән.
2016 нчы елның июнендә пассажирлар әйләнеше 2015 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,3% арткан һәм 195,1 млн пасс-км тәшкил иткән.