Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 256 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 103 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер һәм 11 халыкара рейслар. 2909 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2757 кеше килгән.
28 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, кайбер районнарда боз явуы ихтимал, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +26 - +30 гр.