Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 256 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 15 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 73 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3223 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3144 кеше килгән.

 

27 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, алмашынучан юнәлештәге җил, явым-төшемсез. Температура: +24 - +29 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International