Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 253 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер һәм 16 халыкара рейслар. 3971 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3554 кеше килгән.

 

26 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +24 - +29 гр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International