24 нче июльдә “Рубин” ФК фанфесты кысаларында ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе җанатарлар арасында өч бүләк сертификаты уйнатты.
Иң бәхетлеләренә ике кешегә Казан - Минеральные Воды – Казан, Казан – Санкт Петербург – Казан юнәлешләре буенча һәм Казаннан теләсә кайсы регуляр рейска һәм кире якка җиңүче сайлавы буенча (авиакомпания очкычлары оча торган юнәлешләргә, шулай ук туристик очышлар да) бушлай очышларга сертификатлар тапшырылды. Сертификатлар 2017 нче елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
Искәртеп узабыз, Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе 2015-2016 еллар сезонына “Рубин” футбол клубының рәсми иганәчесе һәм ташучысы булып тора.