Домодедово аэропорты 2016 нче елның июненә партнер-авиакомпанияләр арасында пунктуальлек буенча конкурс нәтиҗәләрен чыгарды. Чираттагы тапкыр ЮВТ АЭРО үз төркемендә беренче урын яулады.
ЮВТ АЭРО июнь аенда 39 рейс башкарды һәм үз төркемендә төгәллек буенча 100 процент дәрәҗә белән, конкурентларын сизелерлек артта калдырып беренче урынга лаек булды.
Югары күрсәткечләргә авиакомпаниянең барлык хезмәтләренең җайга салынган эше, шулай ук ЮВТ АЭРО авиакомпаниясендә ташуларны дөрес оештыруны тәэмин итү хезмәте ярдәмендә ирешелде.