Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 249 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 25 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 98 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер һәм 17 халыкара рейслар. 3202 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3806 кеше килгән.
25 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +24 - +29 гр.