Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 253 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 38 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер һәм 19 халыкара рейслар. 3554 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3399 кеше килгән.
22 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +26 - +31 гр.