Горький тимер юлының Казан төбәге өчен тимер юл кичүләрендә хәрәкәт куркынычсызлыгы мәсьәләсе актуаль булып кала. Даими рәвештә профилактик һәм аңлату эшләре алып баруга карамастан, тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләренең саны арта бара. Ел башыннан төбәктә 8 юл-транспорт һәлакәте булган, аларның 6сы Татарстан Республикасы территориясендә, 2се – Чуашстанда. Казан төбәгендә тимер юл кичүләрендә булган юл-транспорт һәлакәтләрендә 2 кеше зыян күргән, 1 – һәлак булган.
Казан идарәсе полигонында 199 тимер юл кичүе урнашкан, шуларның 21ендә дежур хезмәткәр хезмәт күрсәтә.
Агымдагы елда 13 тимер юл кичүенә килү юлына асфальт салынган. Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан төбәкнең тимер юллар аша чыгу урыннарында фото - һәм видеотеркәү комплекслары кертелә.