Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 250 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер һәм 10 халыкара рейслар. 3463 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3144 кеше килгән.
21 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +25 - +30 гр.