Яр Чаллы сәнәгать зонасында юл челтәре төзекләндерелде

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

 

          “Яр Чаллы сәнәгать зонасында гомуми файдаланудагы юл инфраструктурасын булдыру” инвестицион проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы сәнәгать зонасында юл челтәрен төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

          Моторная, Металлургическая, Индустриальная, Производственный һәм Трубный проезд урамнарында яңа юл катламы барлыкка килде. Төзекләндерелгән юлларның гомуми озынлыгы 27 км тәшкил итте. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен бөтен юл челтәрендә 543 яктырту баганасы, 8 светофор, 542 юл билгесе, 432 м барьер коймалар һәм 662 м рәшәткә куелды. Шулай ук төзекләндерелгән участокта юл тамгалары төшерелде, гомуми мәйданы 6 494 кв.м тәшкил итте.

          Төзекләндерү эшләренең генподрядчысы – “Камдорстрой” ЯАҖ, проект оешмасы – "Татдорпроект" АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International