Беренче рейслар 21 нче май (шимбә) һәм 22 нче май (якшәмбе) көннәрендә оештырылачак. 27 нче майдан “Татфлот” судно йөрешле компаниясе “Казан - Болгар - Тәтеш” рейсында көн саен хезмәт күрсәтә башлаячак.
2016 нчы ел навигациясендә пассажир суднолары хәрәкәте җәдвәле буенча "Метеор" теплоходы Казан елга портыннан 08.00 сәгатьтә Болгар һәм Тәтешкә китәчәк, юл уңаеннан Кама Тамагына керәчәк. Тәтештән 15.05, Болгардан 15.40 сәгатьтә китәчәк. Компания июнь аенда җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә өстәмә рейслар кертергә планлаштыра.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, 21 нче майда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә багышланган тантаналы чара - "Изге Болгар җыены" уздыру сәбәпле, елга портыннан пассажирлар ташу үзгәртелгән җәдвәл буенча башкарылачак.