Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 13 мае, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 53,77 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 56,49 метр (65,9 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 11 халыкара рейслар. 1939 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2520 кеше килгән.

 

13 нче майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, кайбер районнарда яшенле яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: +9 - +14 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International