Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,75 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 56,55 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 8 халыкара рейслар. 2146 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2070 кеше килгән.
12 нче майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +19 - +24 гр.