Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү кысаларында республиканың транспорт комплексында озак еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы чарага 26 ветеран килде. Алар сугышны үткәннәр һәм тылда эшләгәннәр, аларның күбесе сугыш һәм хезмәт бүләкләренә лаек булганнар. Имин вакытта тимер юл, һава, су, автомобиль, электр транспорты предприятиеләрендә, юл тармагы оешмаларында эшләгәннәр.
Чара Горький исемендәге паркта Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китте.
Шулай ук транспорт комплексы ветераннарына бәйрәм табыны һәм концерт программасы оештырылды. Тантаналы чара барышында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Андрей Егоров ветераннарны кайнар котлады.
Бәйрәм азагында ветераннарга азык-төлек җыелмасы һәм традиция буенча истәлек өчен күмәк төшкән фото тапшырылды.