Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 15 халыкара рейслар. 2498 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2598 кеше килгән.
15 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал, көньяктан талгын җил. Температура: +14 - +19 гр.