Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 245 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 5 халыкара рейслар. 1900 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1973 кеше килгән.
14 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +14 - +19 гр.