25 нче апрельдән алып 10 нчы майга кадәр Татарстанда, Чувашиядә һәм Удмуртиядә өч шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Ремонт эшләре башкару сәбәпле 25 нче апрельдән алып 10 нчы майга кадәр түбәндәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк:

          - 6502 нче номерлы Канаш-Чебоксар поезды (04:08 китә – 06:27 килә);

          - 6302 нче номерлы Зөя-Казан поезды (04:50 китә – 06:08 килә);

          - 6934 нче номерлы Кизнер-Ижау поезды (08:50 китә – 11:44 килә).

Тулырак мәгълүматны биредә карый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International