Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 249 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 5 халыкара рейслар. 2270 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1948 кеше килгән.
12 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак, төнлә һәм иртән урыны белән томан, төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: +7 - +12 гр.