Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 249 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 49 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 7 халыкара рейслар. 1785 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1786 кеше килгән.
11 нче апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +13 - +18 гр.