25 нче мартта “Содружество” ААҖ компания хезмәт күрсәтә торган барлык полигонда Пассажирлар көне уздыра. Чараның максаты – тимер юл транспортында пассажирлар ташу сыйфатын яхшырту, пассажирлар белән элемтәгә керү. Бу көнне теләүчеләр “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе хезмәткәрләренә, шулай ук “РТЮ” ААҖнең төрле бүлекчәләре вәкилләренә үз тәкъдимнәрен җиткерә һәм кызыксындырган сорауларын бирә алалар.
Чаралар бу көнне тимер юл вокзалларында һәм шәһәр яны поездларында уздырыла.
Тимер юл вокзалларында: Нократ Аланы (11.00-13.00), Яшел Үзән (11.00-13.00), Канаш (11.00-13.00), Әгерҗе (11.00-13.00), Сарапул (10.30-12.30), Красноуфимск (11.00-13.00) – Мәскәү вакыты буенча.
Шәһәр яны поездларында – һәр күрсәтелгән маршрутларның 1 нче вагонында:
6422 нче номерлы Казан-Сосновка поезды;
6427 нче номерлы Сосновка-Казан поезды;
6358 нче номерлы Канаш-Казан поезды;
6101 нче номерлы Казан-Канаш поезды;
6371/6379 нчы номерлы Ижау-Кизнер поезды;
6519/6520 нче номерлы Янаул-Ижау поезды;
6511/6512 нче номерлы Ижау-Янаул поезды;
6519/6520 нче номерлы Янаул-Ижау поезды;
6522/6532 нче номерлы Янаул-Красноуфимск поезды;
6523/6533 нче номерлы Красноуфимск-Янаул поезды.
Тулырак мәгълүматны биредә карый аласыз.