Һава торышы шартлары начарлану сәбәпле (юеш кар, бозлы яңгыр явачак, буран, бозлавык булачак) ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ транспорт чаралары йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга, ихтыяҗ булмаганда, торак пунктлардан читкә китмәскә киңәш итә.
Транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, тиешле тизлек режимын сайларга киңәш ителә. Каршы як юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневр ясаудан тоелып тору зарур. Исегезгә төшерәбез, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар куркынычсызлык каешын эләктерергә, 12 яшькәчә балалар автомобиль салонында урнаштырылган махсус балалар утыргычында йөртелергә тиеш. Автомобильдә кышкы шиннар булырга тиеш.