Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында баланс комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2016 елның 18 марты, җомга

          Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында чираттагы баланс комиссиясе утырышы узды. Утырышта «Альметьевское троллейбусное управление» МУП,  «Горэлектротранспорт» МУП, «Электротранспорт» ҖЧҖ, «Электротранспорт»  МУП, «СК «Татфлот» АҖ предприятиеләренең 2015 елга финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре чыгарылды, 2016 елга планнар каралды. Шулай ук производство травмалары хәленә игътибар бирелде, хезмәтне саклау һәм бәхетсезлек очракларын киметүгә юнәлдерелгән чаралар тәкъдим ителде.

          Фикер алышу нәтиҗәләре буенча тиешле карарга киленде. Предприятиеләрнең җитәкчеләренә рентабельлекне арттыру, производство-хуҗалык эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча кирәкле чаралар үткәрүне дәвам итү зарур.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International