ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны ташу суларын үткәрүгә, чокырларны ремонтлауга эзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә юл оешмалары җитәкчеләре һәм республиканың муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларны вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә 1172 кичү күпере һәм 12248 суүткәргеч торба бар. Шуңа күрә ташу сулары зыянсыз үтсен өчен күп эш башкарырга кирәк.
Федераль әһәмияткә ия автомобиль юлларында су өстендә 86 күпер урнашкан, алар су ташкынына тулысынча әзер. 970 суүткәргеч торбаның 530 әзер. Узган еллардагы ташу суларының үтү нәтиҗәләре буенча Идел М-7 (1061 км – Яр Чаллы чиге), Казан-Ырынбур (35 км Каипы т.п. борылышы тирәсендә һәм 356 км – Баулы), Казан-Ульян (109 км – Буа) участоклары проблемалы булып торалар.
Төбәк автомобиль юлларында 1064 күпер һәм 11360 суүткәргеч торба бар. Әзерлек 89% тәшкил итә.
Төбәк юллары буенча су ташкынына суүткәргеч торбаларның иң начар әзерлек дәрәҗәсе Апас (56%), Кукмара (59%), Әлмәт (60%) һәм Питрәч (61%) муниципаль районнарында күзәтелә.
Шулай ук 84 плотина да тикшерелгән.
Чокырларны ямауга килгәндә, барлык подрядчы оешмалар эшкә керешкән. Эш барышында заказ бирүче барлык юл билгеләрен куеп куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәргә тиеш.