«Казан» халыкара аэропорты «БДБ һәм Россиянең иң яхшы төбәк аэропорты” номинациясендә өченче тапкыр җиңүче дип танылды

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Кёльнда World Airport Awards 2016 церемониясендә Skytrax бәйсез консалтинг компаниясе чираттагы тапкыр Казан аэропортына «Best Regional Airport Russia and CIS» исеме бирде.

«Казан» халыкара аэропортының берьюлы ике югары дәрәҗәдәге халыкара бүләккә лаек булуы Россия Федерациясе өчен уникаль вакыйга булып тора. Аэропорт «БДБ һәм Россиянең иң яхшы төбәк аэропорты” исеменә өченче тапкыр лаек булды, ә узган елда Skytrax бәйсез консалтинг компаниясе версиясе буенча 4 йолдыз рейтингы иясе булды.

Билгеләп үтәргә кирәк, “Казан” халыкара аэропорты 2016 нчы елның февралендә чираттагы тапкыр “Россия һава капкалары” 2 нче милли премиясенә дә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International