“Главтатдортранс” ДКУ чаңгычылары “Сәламәтлек-2016” Спартакиадасы кысаларында җиңүче булдылар

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Узган шимбәдә Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионының чаңгы трассасында “Сәламәтлек-2016” Спартакиадасы кысаларында Татарстан Республикасының хезмәт күрсәтү һәм промышленность сферасы тармаклары арасында чаңгы буенча финал ярышлары узды.

Ярышларда 8 предприятиедән командалар катнашты. Юл тармагын "Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын тоту һәм үстерү буенча баш дәүләт идарәсе” Дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре тәкъдим итте. “Главтатдортранс” ДКУ чаңгычылары гомуми очколар саны буенча җиңү яулады. 2 нче урында - «Нижнекамскнефтехим» оешмасы хезмәткәрләре, өченче урында «НПО «Радиоэлектроника» спортчылары калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International