Яшел Үзән станциясе буенча ремонт эшләре башкару сәбәпле 23 мартта түбәндәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк:
6364 нче номерлы Албаба-Казан поезды (11:20 китә – 13:18 килә);
6102 нче номерлы Канаш-Казан поезды (07:40 китә – 10:37 килә);
6192 нче номерлы Шумерля-Канаш поезды (06:04 китә – 07:30 килә);
6191 нче номерлы Канаш-Шумерля поезды (04:25 китә – 05:50 килә).
Тулырак мәгълүматны биредә карый аласыз.
23 нче мартта шулай ук түбәндәге поездларның маршрутлары кыскарачак:
6355 нче номерлы Казан-Зөя поезды (Казаннан 10:35 кузгала) Казан-Васильево маршруты буенча хәрәкәт итәчәк (Васильевога 11:26 килә), Зөя-Васильево участогында җәдвәлдән алына.
6356 нчы Зөя-Казан поезды (Зөядән 12:35 кузгала) Васильево-Казан маршруты буенча хәрәкәт итәчәк (12:59 китә – 13:47 килә), Зөя-Васильево участогында җәдвәлдән алына.