Казанның шәһәр яны вокзалы бинасында пассажирлар юлга китап ала алалар

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

          Хәзер ерак араларга йөрүче һәм шәһәр яны поездлары пассажирларының Казанның транспорт-күчеп утыру терминалы (шәһәр яны вокзалы) бинасында юлга китап алу мөмкинлеге бар. Вокзалның кечкенә китап киштәсендә классикадан алып хәзерге заман китаплары һәм журналлар тәкъдим ителгән.

          “Юлга китаплар” проекты Казанның шәһәр яны вокзалы хезмәткәрләре көче белән оештырылган. Проектның максаты булып пассажирлар өчен уңайлыкларны арттыру тора.

          Пассажирлар басмаларны илебезнең эре вокзалларындагы шундый ук киштәләрдә калдыра алалар. Шулай ук теләүчеләргә вокзалдагы кечкенә китапханәне үз китаплары белән тулыландырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International