Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республиканың транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-бәйгесенә йомгак ясау буенча комиссия утырышы узды.
2015 ел нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәге предприятиеләргә бирелде.
“500 кадәр хезмәткәре булган транспорт предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә “Альметьевское троллейбусное управление” МУП җиңүче булды. 2 нче урында - “Нижнекамское ПАТП-1” ҖЧҖ, 3 нче урында – “Горэлектротранспорт” МУП (Түбән Кама шәһ.).
“500 кадәр хезмәткәре булган юл хуҗалыгы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә 1 нче урынны “Татнефтедор” ҖЧҖнең Зәй идарәсе яулады, 2 нче урында – “Татнефтедор” ҖЧҖнең Әлмәт идарәсе һәм 3 нче урында - “МДСУ-1” ҖЧҖ (Балтач бистәсе).
“500 артык хезмәткәре булган транспорт предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә 1 нче урын “Нижнекамское ПАТП” ҖЧҖ бирелде, 2 нче урында - “Альметьевское ПОПАТ” ААҖ һәм 3 нче урында - “Аэропорт “Бегишево” ААҖ.
“500 кадәр хезмәткәре булган технологик транспорт предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә “ТрансСервисЛениногорск” ҖЧҖ җиңүче булды, 2 нче урында - “Нефтегазтранс” ҖЧҖ (Әлмәт шәһ.).
“500 артык хезмәткәре булган технологик транспорт предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә “Елховтранссервис” ҖЧҖ (Әлмәт шәһ.) җиңүче булды, 2 нче урында “УТТ Бугульминское” ҖЧҖ.
Җиңүчеләр Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы дипломнары белән бүләкләнәчәк.