Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 243 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 68 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 283 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 146.
Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 8 халыкара рейслар. 1992 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1947 кеше килгән.
4 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, юеш кар һәм яңгыр явачак, кайбер районнарда буран, көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын җил. Температура: 0 - +3 гр.