Март бәйрәме көннәрендә Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар хәрәкәт итәчәк

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

          Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тимер юлларда йөрүчеләргә хезмәт күрсәтүне яхшырту максатыннан Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар хәрәкәт итәчәк.

          272 нче номерлы Мәскәү-Казан поезды Мәскәүдән 4 нче мартта сәгать 17.48 кузгалачак, Казанга 5 нче мартта сәгать 08.23 киләчәк. 271 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды Казаннан 8 нче мартта сәгать 19.35 кузгалачак, Мәскәүгә 9 нчы мартта сәгать 11.25 киләчәк.

          Әлеге поездларга билетларны “ФПК” АҖ кассаларында, “РТЮ” ААҖ сайтында, үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша рәсмиләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International