Баланс комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

          Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының чираттагы баланс комиссиясе утырышында «Агрызская транспортная компания» ҖЧҖ, ИП Набиуллин И.К. (Әгерҗе шәһ.), «Аэропорт «Бугульма» ҖЧҖ, ИП Мингазова Р.Р. (Бөгелмә шәһ.), «Альметьевское ПОПАТ» ААҖ һәм «Рыбно-Слободское АТП» ҖЧҖ 2015 елга финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре чыгарылды. Шулай ук 2016 елга көтелгән нәтиҗәләр, производство травмалары хәле, хезмәт шартлары һәм бәхетсезлек очракларын киметүгә юнәлдерелгән чаралар каралды.

          Утырышта чакырылган предприятиеләрнең җитәкчеләренә рентабельлекне арттыру, производство-хуҗалык эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча кирәкле чаралар үткәрергә киңәш ителде.

          Баланс комиссиясе утырышы Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International