25 февральдә Казанның шәһәр яны вокзалы бинасында пассажирлар өчен Иҗтимагый кабул итү эшләячәк

2016 елның 23 феврале, сишәмбе

“Пассажирлар көне”н уздыру уңаеннан 25 февральдә сәгать 16.00 алып 19.00 кадәр Казанның шәһәр яны вокзалы бинасында Иҗтимагый кабул итү эшләячәк. Традициягә кергән чарада “РТЮ” ААҖ комплексы, Горький тимер юлы һәм аның бүлендек структуралары җитәкчеләре катнашачак.

Чараның максаты – Татарстан Республикасы халкы һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр белән пассажирлар ташуны оештыру мәсьәләсе буенча турыдан-туры аралашу. Бу көнне барлык теләүчеләр кызыксынган сорауларын бирә алалар, шулай ук поездларда һәм вокзалларда хезмәт күрсәтү сыйфаты, шәһәр яны һәм ерак араларга йөрүче поездларда пассажирлар ташуны оештыру, тарифларны формалаштыру хакында тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерә алалар.

Иҗтимагый кабул итү Казан шәһәр яны тимер юл вокзалы бинасының икенче катында эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International