22-23 февральдә Татарстанда, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, һава шартлары начарлануы көтелә.
Бу чорда кар, юеш кар яварга, яңгыр сибәләргә, кайбер районнарда бозлы яңгыр явуы ихтимал. Буранда күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин, юлларда - бозлавык. Шулай ук көньяктан искән җилнең тизлеге 15-20 м/с, төнлә һәм иртән 23 м/с булачак. Юлларда - кар көртләре, көчле болавык.
23 февральдә төнлә температура -4 -9 градус салкын булса, көндез 0 градустан 2 градуска кадәр җылы булачак.
Татарстан Республикасы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы мөмкин. Транспорт чаралары йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга һәм тиешле тизлек режимын сайларга киңәш ителә.