Горький тимер юлы полигоны вокзалларында «Железная дорога – движение вперед» дип аталган күчмә фотокүргәзмә уздырылачак

2016 елның 20 феврале, шимбә

          “Россия тимер юллары” ААҖ холдингында 2016 ел Пассажирлар елы дип игълан ителде. Планлаштырылган чаралар кысаларында “Содружество” ААҖ «Железная дорога – движение вперед» дип аталган фотокүргәзмә оештыра. Күргәзмә Казан, Нократ Аланы һәм Ижау вокзалларында уздырылачак. Әлеге фотокүргәзмәнең максаты – тимер юл кебек катлаулы система турында сөйләү, балаларны тимер юл һөнәрләре белән таныштыру.

          Фотокүргәзмәнең беренче этабы 24 февральдән алып 2 мартка кадәр Казанның шәһәр яны вокзалы бинасында, 3-10 мартта Казан-2 вокзалында уздырылачак. 10-18 мартта күргәзмәне Нократ Аланы кабул итәчәк, ә 19-26 мартта Удмурт Республикасы башкалы вокзалында – Ижауда төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International