Февральнең бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлының Казан төбәгендә ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар хәрәкәт итәчәк

2016 елның 20 феврале, шимбә

          Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар хәрәкәт итәчәк.

          272 нче номерлы Мәскәү-Казан поезды Мәскәүдән 20 нче февральдә сәгать 17.48 кузгалачак, Казанга 21 нче февральдә сәгать 08.23 киләчәк. 271 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды Казаннан 23 нче февральдә сәгать 19.35 кузгалачак, Мәскәүгә 24 нче февральдә сәгать 11.25 киләчәк.

          Әлеге поездларга билетларны “ФПК” АҖ кассаларында, “РТЮ” ААҖ сайтында, үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша рәсмиләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International