20-23 февральдә ял һәм бәйрәм көннәрендә “Көнчыгыш” автовокзалы Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Байлар Сабасы юнәлешендә өстәмә рейслар оештыра.
Маршрутларда ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган уңайлыклар тудырылган автобуслар хезмәт күрсәтә. Исегезгә төшерәбез, билет бәясе Яр Чаллыга – 350 сум, Түбән Камага – 500 сум, Байлар Сабасына – 170 сум тора.
Вокзал бинасында көтү залы, билет кассалары, ана һәм бала бүлмәсе, диспетчер, администрация бүлмәләре, медпункт, саклау камерасы, кафетерий, йөртүчеләр өчен ял бүлмәсе һ.б. бар.
Пассажирлар уңайлыгы өчен автовокзал каршында 5, 33, 34, 63, 71 нче номерлы автобус маршрутлары тукталышы оештырылган.
Рейслар турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 233-41-17 телефоны буенча “Көнчыгыш” автовокзалының белешмә хезмәтеннән белешергә мөмкин.