Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе яңа Пермь-Түбән Кама-Симферополь маршруты ача

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

          1 нче апрельдән Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Пермь-Түбән Кама-Симферополь маршруты буенча яңа рейсларга старт бирә. Шәһәрара очышлар атна саен җомга көнне башкарылачак. Пермьнан Түбән Камага очу вакыты бер сәгать тәшкил итә, Түбән Камадан Симферопольгә – өч сәгать, Пермьнан Симферопольгә – биш сәгатьтән кимрәк.

          Пермьнан Симферопольгә билет бәясе 6000 сум тирәсе тора, Түбән Камадан Симферопольгә 5400 сумнан алып.

          Өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында (http://uvtaero.ru/) яисә (843) 260-15-09 телефонына шалтыратып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International