Казанның Балалар тимер юлында “Иминлек дәресе” үткәрелде

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

          Казанның Балалар тимер юлында “Иминлек дәресе” үткәрелде. Дәрес Казанның 8 нче номерлы урта мәктәбе укучылары өчен оештырылды.

          Программа бай эчтәлекле булды: белемне арттыручы лекцияләр, тематик фильмнар, тимер юл транспортында куркынычсызлык кагыйдәләрен белү темасына викториналар. Нәтиҗәләр буенча иң актив яшь тимерьюлчыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

          Әлеге чара Транспорт полициясе көненә багышлап уздырылды, ул Россиядә 18 февральдә бәйрәм ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International