29 нчы февральдә төбәкара очуларны субсидияләү программасы буенча «Руслайн» авиакомпаниясе Ростов-на-Дону – Казан рейсын ача. Әлеге юнәлештәге очулар атнага 3 тапкыр башкарылачак – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә. Һава судносы Ростов-на-Дону шәһәреннән 08.45 сәгатьтә оча һәм Казанга 10.50 килә, Казаннан 11.50 оча һәм 13.55 Ростов-на-Дону шәһәрендә булачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Әлеге график кышкы навигация сезоны тәмамланганчы, ягъни март ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Очышлар 50 пассажир сыешлы "CRJ200" һава судноларында башкарылачак.