Россиянең Европа өлешенә тирәнәюче циклон керүгә бәйле рәвештә, 16-17 февральдә Татарстанда һава торышы шартлары шактый бозыла. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә. Төбәктә актив фронталь бүлекләр узган вакытта кар, юеш кар, пыскак яңгыр, яңгыр, бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән буран, бозлавык, 16 февраль көнне кайбер районнарда томан көтелә. 16 февраль кичендә һәм 17 февраль көнне тәүлек дәвамында көньяктан исүче җил секундына 15-20 метрга кадәр, төнлә һәм һәм иртән секундына 20-25 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Транспорт чаралары йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга һәм тиешле тизлек режимын сайларга киңәш ителә.