2016 елда ГТЮында тимер юлларны модернизацияләү программасына инвестицияләр 1,5 млрд сум тәшкил итәчәк

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

2016 елда ГТЮында тимер юлларны модернизацияләү программасына инвестицияләр 1,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Горький тимер юлы 52,7 км озынлыкта тимер юлларны реконструкцияләүне планлаштыра.

Тимер юлларны модернизацияләү аларны ныгытуга, күтәрү мөмкинлеген, тотрыклылыгын һәм башка ышанычлылык күрсәткечләрен арттыруга юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елда юлларны реконструкцияләүгә 3,2 млрд сум бүлеп бирелгән иде. Гомуми озынлыгы 141 км тәшкил иткән Буй-Киров, Мәскәү-Юдино, Юдино-Екатеринбург кебек юнәлешләр модернизацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International