Казанның “Көнчыгыш” автовокзалы яңа Казан-Баулы маршрутын ачты.
Уңайлы автобуслар көн саен 15.20 сәгатьтә кузгалалар. Маршрут Чистай, Әлмәт һәм Бөгелмә аша үтә. Билет бәясе - 650 сум.
Исегезгә төшерәбез, “Көнчыгыш” автовокзалыннан Яр Чаллы, Түбән Кама, Теләче, Байлар Сабасы, Уфа юнәлешендә даими рейслар оештырылган. Автовокзал “Казан” агросәнәгать паркы янында Аграр һәм Җиһанов урамнары киселешендә урнашкан.