ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе яңадан пунктуальлек буенча лидер

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

26 нчы гыйнварда Домодедово аэропорты 2015 нче елның декабренә партнер-авиакомпанияләр арасында пунктуальлек буенча конкурс нәтиҗәләрен чыгарды. Татарстан авиакомпаниясе дүртенче категориядә җиңү яулады. Әлеге категориядә Домодедово аэропорты РФ һәм Белоруссия авиакомпанияләрен бәяләде (атнасына башкарылган 3-17 рейс ешлыгы буенча).  ЮВТ АЭРО 2015 нче елның декабрендә төгәллек белән 38 рейс ясаган.

Партнер-авиакомпанияләр арасында пунктуальлек буенча конкурс 6 елдан артык уздырыла. ЮВТ АЭРО авикомпаниясе 2015 нче елның август, сентябрь һәм ноябрь айларында әлеге исемгә лаек булган иде инде.  Шулай ук авиакомпания 2015 нче елның язгы-җәйге чоры нәтиҗәләре буенча иң пунктуаль авиаташучыларның берсе булып билгеләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International