ИФОда төбәк авиапассажирлар ташуны үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан аэропортларыннан 1787 рейс ясалган

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында төбәк авиапассажирлар ташуны үстерү программасын тормышка ашыруда актив катнаша.

2015 елда программа кысаларында очышларны 3 авиакомпания башкарган. Оренбург халыкара аэропорты 19 урынлы L-410 һава судноларында Казаннан Пермьгә, Оренбург, Самара һәм Кировка рейслар кылган. «Авиа Менеджмент Груп» АҖ тарафыннан Казаннан Саратов һәм Пенза, Түбән Камадан (Pilatus РС-12 самолетларында) Түбән Новгородка очышлар оештырылган. 2015 елның декабреннән башлап Татарстанның «ЮВТ АЭРО» АҖ авиакомпаниясе 50 урынга исәпләнгән  CRJ200 һава судноларында Казаннан Түбән Новгородка рейслар ясый башлаган.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан аэропортларыннан 1787 рейс ясалган, 36097 пассажир каршы алынган яки озатылган. ТР бюджетыннан авиапассажир йөртүчеләргә 46,9 млн сум субсидия бүленгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International