29 нчы гыйнварда Казан, Ижау, Янаул һәм Канаш тимер юл вокзалларында Пассажирлар көне уздырылачак

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

          “РТЮ” холдингында 2016 ел Пассажирлар елы дип игълан ителде. Бу хакта “РТЮ” ААҖ президенты Олег Белозеров, компания идарәсенең йомгаклау утырышында чыгыш ясаганда, хәбәр итте.

          Пассажирлар елына багышланган чаралар кысаларында 29 нчы гыйнварда “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе Казан, Ижау, Янаул һәм Канаш тимер юл вокзалларында Пассажирлар көне уздырачак. Бу көнне 12.00 сәгатьтән алып 14.00 сәгатькә кадәр пассажирлар барлык сораулары, теләк-тәкъдимнәре белән “Содружество” ААҖ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә ала.

          “Пассажирлар көне”н уздыруның төп максаты – шәһәр яны поездларында пассажирлар ташу сыйфатын яхшырту. Практика күрсәткәнчә, пассажирлар шәһәр яны поездлары җәдвәле, тарифлар мәсьәләсенә, багаж ташу кагыйдәләренә, балаларны һәм ташламаларга ия гражданнарны йөртүгә аеруча игътибар бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International