Производство травмалары буенча анализ Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә 2015 нче ел нәтиҗәләре буенча бәхетсезлек очраклары ике тапкыр кимүен күрсәтте. Производствода үлем очраклары 2,6 тапкыр кимегән.
2015 елда ТР транспорт комплексы предприятиеләрендә 11 бәхетсезлек очрагы булган, нәтиҗәдә, 3 кешенең гомере өзелгән һәм 8 кеше авыр травмалар алган. Үлем очраклары «Метроэлектротранс», «Арское автотранспортное предприятие» һәм «СК «Татфлот» предприятиеләрендә булган.
2014 елда ТР транспорт комплексы предприятиеләрендә 23 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, нәтиҗәдә, 8 кешенең гомере өзелгән һәм 15 кеше авыр травмалар алган.
Бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, хезмәт һәм производство дисциплиналарын начар үтәү тора.