Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында “Сакчыл җитештерү” проекты кысаларында программалар эшләнелә – мөһим юнәлешләрнең берсе булып “Россия тимер юллары” ААҖ нәтиҗәлеген үстерү тора. Аның нигезендә – пассажирлар уңайлыгы һәм иминлеге, йөк җибәрүчеләр өчен ышанычлылык.
ГТЮның Казан төбәге предприятиеләре хезмәткәрләре 41 проект тәкъдим иттеләр, аларның 4се юл конкурсында катнашты.
Шулай итеп, Шоркистры станциясендә «Организация оперативно-технологической связи по сети парковой связи громкоговорящего оповещения» кайдзен-проекты тимер юлларда һәм станция паркында эшләр алып барганда информативлыкны һәм иминлекне үстерә, һәм шулай ук ябык станцияләрнең платформаларында пассажирларга белдерү ясау уңайлыгын яхшырта. Әлеге проектның икътисади нәтиҗәсе елына 329 мең сум тәшкил итте.
2015 нче елда “Казан” халыкара аэропортында урнашкан “Аэроэкспресс” терминалына “Стоп – Старт” системасы урнаштырылган. Ул пассажирлар булмаганда пассажирлар конвейеры эшен туктата. Исәпләүләр нәтиҗәсендә электр энергиясенә чыгымнар экономиясе елына 398 мең сум тәшкил итте.
2015 нче елда ГТЮның Казан төбәге белгечләре тәкъдим иткән проектларны тормышка ашыруның икътисади нәтиҗәсе 3 млн. 986 мең сум тәшкил итте.