2015 нче елда Горький тимер юлының Казан төбәгендә 44 бәхетсезлек очрагы теркәлгән

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

2015 нче елда Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында 44 гражданнарның травма алу очраклары теркәлгән, нәтиҗәдә, 44 кеше зыян күргән һәм 29 кешенең гомере өзелгән. Ике очракта өч бала зыян күргән, алар электротравма алганнар.

Чагыштыру өчен: үткән елның шул ук чорында 60 һәлакәт теркәлгән (63 кеше зыян күргән һәм 46 кешенең гомере өзелгән).

Бәхетсезлек очраклары гражданнарның тимер юл транспортының югары дәрәҗәдә куркыныч булган зоналарында үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәүләре аркасында килеп чыга: тимер юлда йөргәндә һәм тиеш булмаган урында тимер юл аркылы чыкканда. Шулай итеп, агымдагы елда 41 кеше травма алган, аларның 11 исерек хәлдә булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International