Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе «Горячий Север» дип аталган кышкы акциягә старт бирде: Казан һәм Пермьнан Ханты-Мансийскига очышларны җайга салды. Билет бәясе 2000 сум тәшкил итә. Очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе башкарыла. Акция 2016 нчы елның февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк.